Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида комиссия ветераннар өчен палаталарны карады

"Хөрмәтле ветераныбыз" социаль - гуманитар проектын тормышка ашыру кысаларында, Лениногорск районында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлекне оештыру комитеты комиссия белән сугыш ветераннары өчен палаталарны карады. Составында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, үзәк хастаханәнең баш табиб урынбасары Рамил Гаязов, клиника - эксперт эше буенча баш табиб урынбасары Лилия Баянова, санэпидстанция начальнигы...

"Хөрмәтле ветераныбыз" социаль - гуманитар проектын тормышка ашыру кысаларында, Лениногорск районында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлекне оештыру комитеты комиссия белән сугыш ветераннары өчен палаталарны карады.
Составында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, үзәк хастаханәнең баш табиб урынбасары Рамил Гаязов, клиника - эксперт эше буенча баш табиб урынбасары Лилия Баянова, санэпидстанция начальнигы Рамилә Мөхәммәдиева, "Бердәм Россия Яшь гвардия" Лениногорск җирле бүлекчәсе җитәкчесе Светлана Мишкина һәм башка җаваплы кешеләр булган комиссия сугыш ветераннары өчен махсус палаталарны карады.
Бүгенге көндә шәһәрнең дәвалау учреждениеләрендә ветераннар өчен 13 палатада 19 койка - урын бүлеп бирелгән. Республиканың башка районнарындагы кебек үк, алар уңайлырак итүгә мохтаҗ.
Карап йөрү барышында комиссия үтәлергә тиешле эшнең күләмен билгәләде.
Лениногорск районы администрациясенең матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: палата