26 апрельдә Лениногорск Мәдәният сараенда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Мирсәй Әмир пьесасы буенча куелган “Шаян Гөлшаян” спектаклен куячак.
Спектакльнең жанры – комедия-буфф. Комедия-буфф латинчадан “шуклык, уен-көлке” дигәнне аңлата. Әлеге демократик театраль жанр үз эченә музыка, җыр-бию һәм комедияне берләштерә.
Спектакль 19.00 сәгатьтә башлана, билетлар Мәдәният сарае кассасында.
Нет комментариев