Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Нефтьчеләр көне билгеләп үтеләчәк

Быел Нефтьчеләр көне нефть регионнарындагы барлык шәһәрләрдә бер көнне узачак.

 

4 сентябрьдә Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә, баулы, Нурлат, Азнакай, Җәлил, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә бәйрәм итәчәкләр.

4 сентябрьдә Лениногорскида  нинди бәйрәм чаралары була соң?

14.00 -16.00 сәгать -  "Балерина" фонтаны янында интерактив мәйданчыклар эшләячәк, мастер-класслар узачак. Балалар концерты була.

Түбән сулык.

16.00 - Балалар музыка мәктәбе оркестры концерты. 18.00 - документаль фильм, кинофильм күрсәтү.

Тукай урамында ("Юбилейный" паркы янында) 15.00 -17.00 - Лениногорск нефть предприятиеләренең махсус техникасы күргәзмәсе.

"Юбилейный" паркы

16.00 - 17.00 - Тантаналы бәйрәм  чарасы.

17.00 - 21.00 - үзешчән артистлар чыгышы. Татар эстрадасы йолдызлары: Алсу-Азат Фазлыевлар, Илназ Сафиуллин чыгышы. "Молва" фолк-төркеме,  «Just Brass» төркеме  концерты.
21.00 - бәйрәм салюты

6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев