Лениногорскида «Россиянең "Сәламәтлек укытучысы – 2019 " Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы узды
10 нчы мәктәп базасында «Россиянең Сәламәтлек укытучысы – 2019» X Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурста 12 гомуми белем бирү учреждениесеннән 12 укытучы катнашты.
Конкурс нәтиҗәләре буенча:
1 урынны 5 нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Р. М. Вәлиева яулады.
2 урын- Е.В. Лапшина, 10 нчы мәктәпнең биология укытучысы.
3 урын- М.Е. Журавлев, 2 нче мәктәпнең физик культура укытучысы.
Лауреатлар
«Сәламәтлек саклау технологияләрен куллануга иҗади якын килү» номинациясендә
- Р.С. Хасаншина, «11нче гимназия» музыка укытучысы
"Педагогик компетентлык" номинациясендә
- С.А. Баранова, 7нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы
"Сәламәтлекләре чикләнгән балалар белән сәламәтлек саклау технологияләрен куллану" номинациясендә
- Ю.В. Баталова, 14нче мәктәпнең физик культура укытучысы
Мәгариф идарәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев