Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида соңгы тәүлектә 3 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 102 яңа очрагы ачыкланган.

 

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

32 кеше хастаханәгә озатылган, 70 кеше өендә дәвалана.

Казанда – 31, Чаллыда – 26, Әлмәт районында – алты, Чистай районында биш очрак ачыкланган. Моннан тыш, Түбән Камада дүрт очрак теркәлгән,

Өчәр очрак — Бөгелмә, Лаеш, Лениногорск, Нурлат, Тукай районнарында; икешәр — Яшел Үзән, Мамадыш районнарында.

Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Минзәлә, Яңа Чишмә, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Ютазы районнарында тәүлек эчендә бер кеше чирләгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев