Лениногорскида су объектлары тирәсендә закон бозу очрагы ачыкланган
Республика экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Лениногорскида су объектларын тикшергәндә кимчелекләр тапканнар.
Бер предприятиенең чистарту корылмаларыннан Камышлы елгасына су агызуы билгеле булган. Алган су пробалары суны пычратучы матдәләрнең тиешле нормадан артык булуын күрсәткән.
Экологлар әлеге оешмага карата беркетмә төзегән. Бу турыдагы документлар шәһәр судына тапшырылган.
Чыганак: Министрлыкның матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев