Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида “Супер укучы”ны билгеләделәр

Узган атнада, Балалар китабы атналыгы кысаларында, шәһәрдә Балалар китапханәсендә авыл китапханәләре арасында иң яхшы укучыны – “Супер укучы”ны билгеләдек, дип хәбәр итәләр китапханәдән.


“Супер укучы” конкурсы Россиядә Театр елына, юбилейларын билгеләп үтүче язучыларга багышланды.
Конкурска 9 китапханәдән 9 катнашучы килде. Болар: Шөгер, Зәй-Каратай, Зеленая Роща, Мичурин, Куакбаш, Мордва-Кармалка, Түбән Чыршылы, Иске Иштирәк, Урмышлы китапханәләреннән иде.

Конкурс өч өлештән торды: визит карточкасы, иҗат эшен яклау, әдәби викторина.

Катнашучыларның балларын исәпләгәч, жюри урыннар билгеләде. “Супер укучы” – Куакбаш китапханәсеннән Азалия Сальманова лаек дип табылды.

Беренче урында Мордва-Кармалка китапханәсеннән Ксения Кудашова.

Икенчедә – Мичуриннан Дарья Орлова.

Өченче урынны Урмышлы китапханәсеннән Айгиз Сәйфуллин алды.


Калганнарга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Барысына да истәлекле бүләкләр бирелде.

Фотолар: китапханәдән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев