Лениногорскида түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк
алыкара өлкәннәр көне уңаеннан, «Россия юристлары ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстанда Бердәм түләүсез юридик ярдәм көне үткәрүне планлаштыра.
Х
Лениногорскида кабул итү 2 октябрьдә «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә узачак (Булгаков урамы, 1нче йорт). Алдан язылу өчен телефон: (85595) 5-16-11.
Кабул итү иртәнге 8.00дән 15.30га кадәр барачак. Ул көнне лениногорскилыларны пенсия фонды вәкиле, суд приставы, нотариус, БТИ вәкиле, адвокат кабул итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев