Лениногорскида төтенләгән фатирдан ир-атны коткарганнар
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида төтенләгән фатирдан ир-атны коткарганнар

Лениногорскида Ленинградская урамы, 29А йортында янгын чыга.

 

Бу хәл кичә төнлә 21 сәгать 39 минутлар тирәсендә була.112 телефонына дүртенче каттагы фатирда янгын турында хәбәр килә.

Янгын сүндерүчеләр төтенләгән фатир эченнән ир-атны алып чыгалар. "Ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләре аның янган продуктлар белән җиңелчә агулануын раслый.

Янгынны тиз арада сүндерәләр. Нәтиҗәдә, янгын 1кв. метрга зыян китерә.

 

https://www.tatar-inform.ru/

 

 


Нет комментариев