Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида узган "Ел укытучысы" конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләре билгеле

Шәһәрдәге 12нче лицей базасында берничә көн “Россия ел укытучысы Татарстанда” конкурсының муниципаль этабы узды.

Конкурс   “Ел укытучысы”, “Педагогик дебют” номинацияләрендә үтте. Конкурс барышында укытучылар ачык дәресләр, дәрестән тыш чаралар күрсәттеләр, мастер-класслар узды.
“Ел укытучысы” номинациясендә беренче урынны  Шамсуллина Наилә алды, ул 7нче мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы. 
Икенче урынны - Бортникова Надежда алды, ул 12нче лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы
Өченче урында - Мустаева Наталья, 2нче мәктәпнең математика укытучысы.

« Педагогик дебют» номинациясендә җиңүче булып Тимәш мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Мухаметова Айназ танылды.
Конкурсның лауреатлары Лапшина Елена  (10нчы мәктәп, биология укытучысы) һәм Низамова Алина ( 5нче мәктәп, математика укытучысы)
Укытучыларны, педагогларны котлыйбыз. Зональ этапта уңышлар телибез.


Мәгариф идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев