Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан митинг була

1418 көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышында СССР 27 миллионлап кешесен югалткан. Лениногорск районыннан 12 меңнән артык кеше яуга китә, шуның яртысы әйләнеп кайтмый.

1996 елның 8 июненнән, Россия Президенты Указы нигезендә, 22 июнь Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә. 1941 елда ул көнне илебезгә фашистлар сугыш уты ача.

Бүгенге көндә Лениногорск шәһәре һәм районында 8 Ватан сугышы ветераны, ике блокадачы, ике әсирлектә булучы исән-сау гомер итә.

22 июньдә Лениногорскида Мәңгелек ут янында Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны искә алу уңаеннан митинг узачак.

Чара 10.00 сәгатьтә башлана.

Кич белән 20.00 сәгатьтә исә "Хәтер шәме" кабызачаклар.

6+

Фото: Лениногорск-информ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәтер һәм кайгы көне