Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида яшәүче Ринат Ибраһимов һава торышы турында: "2010 ел кебек булмас, тик шуңа тартым кебек "

"Ватаным Татарстан" газеты хәбәрчесенә Лениногорскида яшәүче, гомере буе авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән Ринат абый Ибраһимов күзәтүләре турында сөйләгән. Шулар белән танышыгыз.

– Игеннәрнең нәкъ үсеш чоры хәзер, – ди Лениногорскида гомер итүче Ринат Ибраһимов. – Көзге культуралар серкә­ләнер, башак чыгарыр вакыт якынлаша. Игеннәр өчен яңгырлар бик кирәк вакыт. Күпьеллык күзәтүлә­ремнән чыгып шунысын да әйтергә кирәк: сынамышлар буенча кайбер нәрсә­ләр туры да килми. Шулай да өмет итәм әле. Пән­җе­шәмбе, җомга көннә­рендә безнең якта да яңгырлар яумасмы дигән өметем бар. Булмаган очракта, августка кадәр коры һава тормас микән дигән шик тә туа. 2010 ел кебек булмас, әмма шуңа тартым кебек.

Озак еллар агроном булып эшләгән Ринат ага Иб­раһимов эштән туктаса да, әле дә тикшерүләрен дә­вам иттерә. Шәхси хуҗа­лы­гын­дагы барометр алдагы көндә 4 мм аска таба төшкән булган. Инде кичә 757 мм күр­сәткән. Аска таба төш­кәч, көннәрнең бераз үз­гәрәсенә дә өмет иткән ул. Тик… “Көн­нәрнең ничек ки­ләсен Ал­лаһы Тәгалә генә белә”, – ди Ринат ага. Үзенең күзәтү­лә­реннән чыгып, җом­га көн­нә­реннән соң кызулар, бәлкем, сүрелер ди­гән өмете дә бар әле. “Төн­нәрен дә суык тү­гел. Кичә Лениногорскида төн­ге бердә 21 градус җылы иде, көндезге 11ләр ти­рәсендә үк 28гә җитте”, – ди Ринат абый.

Бар гомерен авыл хуҗа­лыгына багышлаган Ринат ага узган елгы кебек уңыш алып булмас дип тә борчыла. “Вакытында чарасын күргән, чүп үләннәр, корткычлар белән көрәш алып барган хуҗалыклар гына уңышка өметләнә алыр быел. 15-18 центнер чамасы гына чыгар кебек, – ди ул. – Мондый вакытта тамыра­зык­ларга бик кыен. Аларга да дым кирәк. Бәрәңге чәчәк атарга әзерләнә. Чөгендер ничек булыр? Кукурузга да яңгырсыз булмый. Бу хәлләр уйландыра, билгеле”.

Лилия Нурмөхәммәтова, Ватаным Татарстан

Фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев