Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида яшәүче татар кызларын Халыкара «Татар кызы-2019» бәйгесендә катнашырга чакыралар

2019 ел дәвамында Бөтендөнья татар конгрессы Халыкара «Татар кызы-2019» бәйгесен уздыра. Татар кызларының күркәм сыйфатларын: тыйнаклык, халкыбызның гореф-гадәтләрен, телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү сәләтен күрсәтү бәйгенең төп максаты булып тора.

Бәйгенең беренче этабы Татарстан Республикасы районнарын зоналарга туплап сайлау турларын уздыруны да үз эченә ала. Бәйгедә катнашырга 18 яшьтән 25 яшьтәге милләтпәрәвәр татар кызлары чакырыла.

Татарстан Республикасы буенча «Татар кызы-2019» бәйгесенең зональ этабы Түбән Кама шәһәрендә апрель аенда узачак. Зональ этапта катнашу өчен, конкурсантларга сәламләү (2 минут) һәм иҗади номер (5 минут) әзерләп килергә кирәк булачак.

Конкурсның нигезләмәсе:http://leninogorsk.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1417441.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев