Лениногорскида яшүсмерләр каникулда эшлиячәкләр
Алда җәйнең ике ае, димәк яшүсмерләрне вакытлыча эшкә урнаштыру мәсьәләсе һаман да актуаль булып кала.
Шушы көннәрдә Лениногорскиның мәшгульлек үзәгендә авыл башлыклары белән очрашу узды. Очрашуда мәктәпне тәмамлаучыларны вакытлыча эшкә урнаштыру мәсьәләсе каралды.
Мәшгульлек үзәге Иске Шөгер авылы башкарма комитеты белән яшүсмерләрне вакытлыча эшкә урнаштыру буенча килешү төзеде. Балалар мәктәп яны территорияләрендә, спорт мәйданчыкларында, бакчаларда эшлиячәк, дип хәбәр итә республика хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайты.
Фото:Шугурово.рф
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев