Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида юл хәрәкәте иминлегенең яшь инспекторларын котладылар

Балаларның юл-транспорт һәләкәтенә юлыгып җәрәхәтләнүен кисәтү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү–республика буенча уздырылган, “Куркынычсыз тәгәрмәч” дип аталган балалар бәйгесенең максаты нәкъ менә шулар иде.

Әлеге бәйгедә, Лениногорскидагы 2нче мәктәпнең 4”Б” сыйныфында укучы балалар, шәһәребездә җиңүче булдылар. Бәйге барышында, алар үзләренең юл хәрәкәте, велосипедта йөрү кагыйдәләрен, бәлага юлыккан кешегә беренче ярдәм күрсәтүне ни дәрәҗәдә белүләрен, сөйләп кенә түгел,гамәлдә  дә күрсәттеләр.

Мәгариф идарәсендә бәйгенең җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова, балаларны котлап, аларның юл хәрәкәте иминлегенә битараф булмаулары белән, үзенең горурлануын әйтте, балаларга да, сыйныф җитәкчеләре Людмила Егоровага да ,  бу өлкәдә укучыларның аң-белемнәрен үстерүдә даими эш алып барганы өчен, зур рәхмәтен белдерде.                                                                                                                                                      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев