Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскидагы бер кибеттә шикле күркә итенә тап булганнар

Безнең шәһәрдәге бер супермаркетта ветеринария хезмәткәрләре тикшерү барышында шикле күркә итенә тап булалар.

Итне пичәтләп, лабораториягә озаталар. Анда аның кош гриппы белән зарарланган булуы исбатланган. “Борчылылырга кирәкми, ситуация контрольдә, куркыныч янамый. Эпизоотик хәлне уңай тоту өчен ветеринарлар сакта тора”, ди Рашат Әхмәтов.
Ветеринария хезмәте берничә киңәш тә тәкъдим итә. 
Әгәр тавыклар сатып алгансыз икән, аны ун көнләп аерым тотарга, башкалардан аерып куярга. 
Шәхси гигиена таләпләрен үтәргә. 

Шәхси хуҗалыклардагы тавыкларга вакцинация һәм ревакцинация ясатудан баш тартырга кирәкми. 
Кош итен, йомырканы термик эшкәрткәннән соң гына кулланырга.

Сораулар туган очракта район ветеринария берләшмәсенә шалтырата аласыз:  8(85595) 2-70-04

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев