Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскига ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов килде

Бүген Лениногорскига эшлекле визит белән республика эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Рифкать Миңнеханов килде. Иң элек ул эчке эшләр бүлегендә гражданнарны кабул итте. Аннан шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, эчке эшләр бүлеге начальнигы Александр Мищихин озатуында 30 нчы балалар бакчасында булды. Анда ул балаларга ничек итеп юл...

Бүген Лениногорскига эшлекле визит белән республика эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Рифкать Миңнеханов килде.

Иң элек ул эчке эшләр бүлегендә гражданнарны кабул итте. Аннан шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, эчке эшләр бүлеге начальнигы Александр Мищихин озатуында 30 нчы балалар бакчасында булды.

Анда ул балаларга ничек итеп юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү, төрле күнекмәләр ярдәмендә ныгытуын карады. Аннан соң ул балалар һәм яшүсмерләр автомобиль мәктәбе Лениногорск филиалының автомобильдә йөрергә өйрәтү полигонын ачуда катнашты.

-Хәзерге заманның барлык таләпләренә дә туры килерлек итеп ясалган әлеге полигон өчен бик зур рәхмәт, молодцы, - дип югары бәя бирде ул.
Шулай ук бирегә килгән укытучылар, укучылар белән аралашты, истәлек өчен алар белән фотосурәткә дә төште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рифкать миннеханов в лениногорске