Лениногорскилы 453 мең сумлык зыян китергән
Бу хакта республикаЭкология министрлыгы сайты хәбәр итә .
Республика Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе рейд вакытында Камышлы күленең су саклау зонасын төзелеш чүп-чарлары белән пычрату очрагына тап була. Бина сүткәннән соң аның калдыкларын күлгә КамАЗ машинасы белән чыгарып түккәннәр. Чүп-чар күләме36 куб метр тәшкил итә.
Гаеплегә карата административ беркетмә төзелгән.
фото:pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев