Апрель ае башында “Халык контроле” порталына безнең шәһәрдә яшәүчедән йорт ишегалды территориясендә ачык кое турында хәбәр керде.
“Горький урамы, 56нчы йорт терииториясендә канализация коесы ватык, ян-якларын цемент белән эшләп куярга кирәк”, - дип язган лениногорскилы.
Гариза тиешле оешмага җиткерелде. Берничә көннән кое ясалды.
Төзекләндерү һәм чистарту буенча Башкарма комитетка шалтыратырга мөмкин. 8(85595) 5-06-12 (приемная).
#Лениногорск#жалобыжителей



Нет комментариев