Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилы Динар Хәйбриев - Арчада узган «Аударыш» бәйгесе җиңүчесе

Арча районы Яңа Кырлай авылында җиденче тапкыр «Ат көне» бәйрәме үткәрелде.

 

Бу хакта "Татар-информ" яза.

«Аударыш» бәйгесендә Лениногорск районыннан Динар Хәйбриев беренче урынга лаек булды.

«Көндәшләр көчле иде. Һәр атның үз тактикасы бар, бу бәйгедә техниканы аңларга һәм хәйләкәр булырга кирәк. Җиңүнең 70 проценты аттан тора», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Динар Хәйбриев — 2019 елда «Аударыш» бәйгесе җиңүчесе.

Динар Хәйбриев чиста нәселле татар атына утырып ярышты. «Бу токым бик чыдам. Кышын хәтта карны казып, азык эзли, үз-үзен ашата ала», — дип сөйләде ул.

Икенче урынга — Лениногорск районыннан Самат Нәбиуллин, өченче урынга Тукай районыннан Инсаф Хөсәенов лаек булды.

Җиңүчеләргә акчалата бүләк тапшырылды. Ярышларның приз фонды ике миллион сумга якын тәшкил итте.

«Ат көне» Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстанның ат үрчетү һәм ат спорты федерациясе ярдәме белән уздырыла .

 

https://tatar-inform.tatar/news/sport/11-09-2021/ya-a-kyrlay-avylynda-audarysh-b-ygese-i-chel-re-bilgele-buldy-5837265

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев