Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга Йолдызнамә

27.05- 02.06 көннәренә йолдызлар фаразы

КУЧКАР (21.03-20.04)лар берникадәр таркаулыктан интегерсез. Мондый хәлдә язмыш биргән мөмкинлекләрне дә абайламый калуыгыз бар. Кучкарларга  хыялларга бирелмичә, бүгенге көнне уйларга киңәш итә. Ялларда сәламәтлекне кайгыртырга вакыт табыгыз.

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар вакыйгаларга бай атна. Моңарчы хәл ителми калган мәсьәләләр баш калкытачак. Бу көннәр  барлык кирәкмәгән нәрсәләрдән арыну өчен яхшы вакыт: кирәкмәгән киемнән, күңелне борчыган уйлар, яман гадәтләрдән... Яраткна кешегез белән ачуланышкан булсагыз, тизрәк дуслашырга ашыгыгыз.

ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр кайчандыр кылган хатаны төзәтеп, киләчәкне бераз үзгәртү форсаты чыгар. Мөгаен, бу атна тормышыгызның иң уңай чоры булмас. Тагын бер мөһим киңәш: хисләрегезне яшермәскә тырышыгыз. Өстегезгә зур йөк өеп, беръюлы берничә эшкә алынмагыз.

КЫСЛА (22.06-22.07) лар  тормышыгызда тотрыклылык һәм гармония хөкем сөрер. Бу айда барысы да кирәгенчә барачак. Сизгерлек бар сездә. Йөрәгегезне тыңласагыз, ялгышмассыз. Кәефне төшерерлек вакыйгалардан ерагырак торыгыз.

АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар язмыш ханым сезнең белән дуслашмакчы, күрәсең. Бик уңышлы атна. Әмма вак-төяк нәрсәләргә көчегезне һәм вакытыгызны исраф итеп, уңышны качырырга да озак түгел. Ялларны дусларыгыз, туганнарыгыз белән үткәрергә тырышыгыз.

КЫЗ (23.08-22.09)лар компромисска һәм килешүләргә барырга туры киләчәк. Үз фикерегездә нык торам дисез икән, я эшегез, я дусларыгыз белән хушлашырга туры килмәгәе. Ашыкмагыз, барысы да үз җае белән килә. Эштә авырлыклар туган очракта хезмәттәшләрегезгә таяна аласыз.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр уңыш тавының түбәсендә торасыз, шуны  абайлыйсыз микән? Үзегездә таулар күчерерлек көч барлыгына инанырсыз. Кызып китә торган гадәтегез бар, холкыгызны йөгәнләргә кирәк, югыйсә якын дустыгызны югалтырсыз. Хисләргә артык бирелмичә, акыл белән эш итәргә кирәк.

ЧАЯН (24.10-22.11)нар  тормышыгызның ак юлына килеп кердегез. Иҗади, юмарт, киң күңелле чаяннарга язмыш бигрәк тә рәхимле.  Ниндидер файдалы бер эш килеп чыгар. Алай да үз көчегезне дөрес бәяли күрегез.  Өстәмә керем чыганагы табыла.

УКЧЫ (23.11-21.12)лар хезмәтегезнең татлы җимешен татырсыз. Бу матди керем генә түгел, абруегызның да артуы булыр. Эш дип,  кайчак гаиләгезне дә онытучансыз, боларны бизмәнгә салырга туры килмәгәе. Шәхси тормышыгыз күпләр кызыгырлык, аны саклагыз.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр өчен мәшәкатьле, әмма уңышлы атна. Уңышның нигезендә хезмәт сөючәнлегегез һәм җитезлегегез ята.  Үзегезгә карата хөрмәт тоярсыз. Якыннарыгызның берәрсе зур уңышы белән сөендерер. Командировка чыгучыларның юлы уңа. 

СУКОЯР (19.01-18.02) лар атнаның  беренче яртысы зур әйберләр сатып алу, ниндидер килешү төзү яки мөһим эшләргә алыну өчен бик яхшы вакыт. Бу айда башланган танышлык зур дуслыкка әверелер. Йолдызлар сезнең яклы. Соңгы вакытта тыгыз эш атналары булды, хезмәт хакын күтәрүләре яки премия бирүләре ихтимал.

БАЛЫК (19.02-20.03)лар уңышны койрыгыннан эләктерә торган атна бу. Язмыш сезгә бик күп мөмкинлекләр ача. Аның фәрманы белән гел нәкъ кирәкле вакытта кирәкле урында булырсыз.  Өйдә утырыр чак түгел, активрак булыгыз. Белемне күтәрү, тәҗрибә алмашу өчен  уңайлы вакыт. 

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев