Республикада кырау төшүе көтелә, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
21 сентябрьгә каршы төндә һәм иртән республиканың көнчыгыш районнарында температура -1 градуска кадәр төшәчәк.
Кырау аркасында авыл хуҗалыгы культураларына зыян килү куркынычы арта. Аларны саклап калу өчен тиешле чаралар күрергә һәм капларга киңәш ителә.
Нет комментариев