«Әдәби марафон» тантанасына татар әдәбиятын һәм татар телен яраткан финалистлар чакырулы.
Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
Безнең Лениногорск районыннан да бу юлы күп кенә якташларыбыз катнашты. Финалга 55 кеше барып җиткән. Алар 21 көн дәвамында татарча китап яки әсәр укыдылар.
«Әдәби марафон» онлайн-проекты 21 февраль — Халыкара Туган тел көнендә үткәреләчәк.
Нет комментариев