Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, дөрес крем сайлагыз

Без кояш һәм һава сәламәтлек өчен файдалы дип өйрәнгән. Сәламәтлек өчен шулайдыр, әмма бит тиресе өчен түгел. Кояш бит тиресенең иң зур дошманы.

Диңгез буена ялга барасыз яки көне буена табигатькә чыгасыз икән (пикниккамы, бәрәңге бакчасы яки чөгендер басуынамы – тире өчен барыбер), кояштан саклана торган кремсыз булмый. Алар кояшның ультрашәмәхә нурларыннан саклый. Андыйларның тышына SPF дип язып куелган. SPF янындагы сан никадәр зуррак булса, кремның кояштан саклау эффекты да югарырак. Үзегезгә нинди крем кирәген белер өчен бит тиресенең кайсы фототипка каравын ачыкларга кирәк.


Беренче фототип: татар хатын-кызларында мондый типка караучылар бар микән? Күбрәк европалыларда очрый. Аксыл-саргылт яки җирән чәчле, зәп-зәңгәр күзле, ак чырайлы кешеләр шушы беренче фототипка керә. Аларның тәне кояшта каралмый, ә пешә. Кояшка чыкканда аларга саклык эффекты 30дан да ким булмаган крем кулланырга кирәк.


Икенче фототип: аксыл-алсу тиреле, еш кына сипкелле, саргылт-коңгырт чәчле, яшел яки зәңгәр күзле (күзнең төсе коңгырт та булырга мөмкин). Кояшта битләре аз гына карала, озакка китсә, пешә. Ялның беренче атнасында саклау эффекты 20, аннары саклау эффекты 10 яки 8 булган кремнар куллану яхшы.


Өченче фототип: коңгырт күзле, коңгырт-каштан төсендәге чәчле, бит тиресе артык аксыл да, каратутлы да түгел. Татар хатын-кызлары күбесенчә шушы фототипка карый. Кояшка чыккан мәлләрдә кремның SPF 15 дигәнен сөртергә кирәк. Бер атнадан саклау эффекты 6 булганы да җитә.


Дүртенче фототип: кара күзле, кара чәчле, каратут йөзле брюнеткалар. Шәрыкъ кызлары шундый була. Боларны кояш нурлары куркытмый, тән тиреләре алай тиз генә бирешми. Әмма барыбер дә кояштан саклый торган крем кирәкми дигән сүз түгел. Аларга саклану эффекты 10 яки 6 булганы да җитә.
Без кояшның ультрашәмәхә нурларыннан саклый торган кремнар дибез дә, ничек саклый соң алар?
SPF кремнар ике төрле була: физик һәм химик саклау үзлекле.
Физик саклау үзлегенә ия булганнарында вак кына микрокисәкчекләр була. Алар тән тиресенә сеңми, кояш нурларын кире кайтара. Аллергия китереп чыгармыйлар, шуңа күрә иң сизгер тән тиреле ханымнарга да килешә. Иң мөһим кимчелеге: саклау эффекты гына бик югары түгел, 20гә кадәр генә. Микрокисәкчәле кремнарда саклану эффекты UVA дип тамгалана.
Химик фильтрлы кремнарда ультрашәмәхә нурларны йота торган матдәләр була. Мондый кермнар тәнгә сылаганнан соң 30 минуттан гына «эшли» башлый. Шуңа да алданрак «аяк киенү» мәслихәт.
Әле тагын физик һәм химик фильтрлар бергә кулланыла торган кремнар да була.
 
http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/belmesen-bel/?id=7733

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев