Лениногорскилылар игътибарына: авыл хуҗалыгы ярминкәсе уңаеннан вакытлыча юл ябыла
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар игътибарына: авыл хуҗалыгы ярминкәсе уңаеннан вакытлыча юл ябыла

Игътибарлы булыгыз! Көндезге бергә кадәр Ленинград урамы аша йөрү планыгызда булса, аңа төзәтмә кертергә туры киләчәк.

27 нче март көнне иртәнге 7 дән 13 сәгатькә кадәр, Ленинград урамының  Вахитов өлешеннән башлап, Гафиятуллин урамына кадәр өлеше ябылачак.  Бу язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелү сәбәпле,  район Башкарма комитеты  боерыгы буенча эшләнә.


Нет комментариев