Лениногорскилылар, июнь башланды, ә сез бу эшләрне эшлисезме?
ИЮНЬ АЕНА ПЛАННАР
Кузгалак ашап калырга өлгерәбез!
Туйганчы җиләк җыябыз һәм аны туйганчы ашарга да онытмыйбыз.
Туганнар, дуслар белән пикникка барабыз! Артыбыздан чүпләр калдырмыйбыз. ?
Велосипедта җилдерәбез!
Йолдызлы күккә карап хозурланабыз!
Җиләк-җимеш салаты ясап ашыйбыз.
Туңдырманы үзебез ясыйбыз!
Су коенырга барабыз.
Җәйге фотосессия оештырабыз.
Табигатьтә китап укыйбыз.
Үләннәрдән ризык әзерлибез. Мисал өчен, кычытканнан аш, яшел суганнан бәлеш пешерергә, төрле яфраклардан чәй кайнатырга мөмкин.
Моңарчы эшләмәгән берәр эшкә өйрәнәбез. Мәсәлән, сыер саварга!
Җылы, җәйге яңгыр астында калып чыланабыз.
Урманга барып кошлар сайраганын тыңлыйбыз.
Бер көнне Интернетсыз уздырабыз.
Якын кешеләргә кечкенә генә бүләкләр ясыйбыз.
чыганак:http://yalkyn.com
фото:pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев