Канада галимнәре, атнага 45 сәгатьтән артык эшләүче хатын-кызларга шикәр диабеты куркынычы яный, дип кисәтте.
Озын эш көне хатын-кызның сәламәтлеген какшата, аның йокысы туймый, стресска бирешә, бу — гормональ тайпылышларга китерә. Галимнәр, хатын-кызның эш вакыты атнага 34 сәгатьтән артмаска тиеш, дип белдерде. Ике көн ялны исәпкә алып, 7 сәгатьлек эш көне килеп чыга.
https://vk.com/irekmaydani
фото:pixabay.com
Нет комментариев