Лениногорскилылар, нервыларыгыз ни хәлдә? Көнгә өч күнегү
Какшаган нерв системасын тернәкләндерү өчен, көнгә берничә күнегү эшләү генә дә бик файдалы булыр. Моңа нибары 10 минут вакыт кирәк булачак.
Йокысызлык, артык килограммнар, хроник авыруларның кискенләшеп китүе - болар барысы да организм өчен бик зур стресс. Аннан соң язын кешеләр депрессиягә аеруча бирешүчән була. Какшаган нерв системасын тернәкләндерү өчен, көнгә берничә күнегү эшләү генә дә бик файдалы булыр. Моңа нибары 10 минут вакыт кирәк булачак.
----------
1 нче күнегү - киеренкелекне бетерәбез
Аякларны тездән бераз гына бөгеп, җилкә киңлегенә куегыз. Куллар белән аякларга тездән өстәрәк таянып, тирән сулыш алыгыз. Сулышны тоткарлагыз да, чиратлап, эчегезне эчкә тартыгыз һәм җибәрегез. Бу күнегүне арыганчы эшләргә кирәк. Ахырдан тирән сулыш алып, әкрен генә чыгарыгыз. Көчегездән килсә, бу күнегүне тагын бер тапкыр кабатлагыз.
----------
2 нче күнегү - мускулларны йомшартабыз
Идәнгә аркагыз белән ятыгыз. Аякларыгызны тездән бөкләгез дә ботлардан ашык сөягенә (щиколотка) таба һәм, киресенчә, кулларыгыз белән чәбәкләгез. Соңыннан тирән сулыш алыгыз. Суламыйча торып, билне идәнгә терәгез. Аннан соң әкрен генә сулыш алып, үзегезне, хәзер бөтен начар энергия, киеренкелек юкка чыгачак, дип ышандырыгыз.
----------
3 нче күнегү - кан йөрешен яхшыртабыз
Аякларны бергә куеп басыгыз. Аяк очларына әкрен генә күтәрелегез дә кисәк кенә үкчәгезгә төшегез. Мондый шапылдауларны 10 тапкыр ясагыз. Бу күнегүгә берничә хәрәкәт өстәп җибәрергә дә була: кулларыгызны болгагыз, шулай ук тиз-тиз генә йөреп килә аласыз.
Кеше физик яктан актив булганда, һәрвакыт кәеф күтәрелә, авыртулар да кими.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев