Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар "Тоталь диктант" язды

Шимбә, 13 апрельдә лениногорскилылар "Тоталь диктант" яздылар. Ул 2нче мәктәп базасында үтте.

 

Лениногорскилылар әлеге диктантны дүртенче мәртәбә яза. Ә “Тоталь диктант” 16нчы мәртәбә үтте. Акциядә 130 кеше катнашты.

Биредә рус теленнән грамоталы язу теләкләрен тикшереп карарга теләүчеләр җыелды. Акциядә катнашучыларның яшьләре төрле иде: иң яшенә 10 яшь (12нче лицейдан), иң олысына 77 яшь иде.

2нче мәктәп, 5нче мәктәп һәм 12нче лицей укучылары, студентлар, "Лениногорскнефть" идарәсе яшьләре, төрле һөнәр ияләре активлык күрсәтте.


ФОТО: Мәгариф идарәсе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев