Лениногорскилылар, юрамышларга ышансызмы?!
Унике кунак юрамышы тәкъдим итәбез.
Идәнгә пычак төшсә- ир кунак, кашык-калак төшсә- хатын-кыз кунак килә.
Ашаганда чәчсән- ашыгып кунак килә.
Ашаганда телеңне тешләсәң, яисә тончыксаң- ач кунак килә.
Идәнгә чәчсез тарак төшсә- ир кунак, чәчле тарак төшсә- хатын-кыз кунак килә.
Ишеккә итәк кысылса- кунак килә.
Чынаяк төшеп ватылса-явыз ниятле кунак килә.
Табынга утыргач, өстәлдә бер кашык артык чыкса- кунак килә.
Капка(ишек) үзеннән-үзе ачылып китсә- кунак килә.
Өеп куйган ястык-түшәк үзеннән-үзе ишелсә- кунак килә.
Әтәч бусагага (тәрәзәгә ) менеп кычкырса- кунак килә.
Төнлә әтәч вакытсыз кычкырса- төнге кунак булачак.
Чәйдә чәй сабагы басып йөзсә кунак килә.
Фото: http://vk.com/pixabay
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев