Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга Йолдызнамә

18 июнь — 24 июнь

КУЧКАР (21.03-20.04)лар өчен бу атна иҗат итү, үзеңне таныту өчен уңышлы булачак. Эш һәм финанс мәсьәләсенә килгәндә шулай ук уңыш елмаер дип фаразлана. Аеруча шәхси эшмәкәрлек, шоу-бизнес, күңел ачу чараларын оештыру өлкәсендә эшләүчеләр яхшы табыш алачак. Лекцияләр, белем күтәрү буенча чыгышлар да файда китерер.


ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга сәламәтлеккә игътибар итәргә, табибка күренергә кирәк. Югыйсә аяктан егылуыгыз ихтимал. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару эшкә һәм күңел ачуга йогынты ясамый. Тик шулай да артык күп хәрәкәтләнү сезнең файдага түгел. Йөрәк эшчәнлегенә бераз тынычлык та кирәк, ял белән эшне чиратлаштырыгыз. 


ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләргә шәхси тормышта һәм иҗатта барлык мөмкинлекләр дә ачыла. Бу атна маҗараларга, күңелле вакыйгаларга бай була дип ышандыра йолдызлар. Тормышыгызны үзгәртерлек мәхәббәтегезне очратуыгыз бар. Ниһаять, тормыш тәмен белә  башларсыз, балаларыгызның уңышын күрергә өйрәнерсез. 
КЫСЛА (22.06-22.07)ларны бу атнада бары карьера үсеше генә кызыксындырыр. Конкурентлар алдында сынатмас өчен шактый тырышырга туры килмәгәе. Атнаның икенче яртысында документлар белән эш иткәндә сак булу кирәк. Югыйсә алдануыгыз ихтимал. Түләү кәгазьләрен башкаларга кушмагыз, кат-кат тикшереп чыгыгыз.


АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарга гаиләдә тынычлык һәм гармония урнаштырасы килсә юл куя һәм иптәшегез сүзенә колак сала белергә кирәк. Үзара аңлашу булганда гына конфликтсыз яшәп була. Сабыр төбе  - сары алтын дигәнне онытмагыз. Әгәр гел доминант ролен башкарсагыз, соңыннан үкенергә калмагае. Балаларга карата игътибарлырак булыгыз.  


КЫЗ (23.08-22.09)лар бу атнада тырышкан табар мәкаленә таянып эш итәр. Медицина, ветеринария, сату өлкәсендә эшләүчеләр һичшиксез уңыш казаныр. Иҗади эшчәнлектә бергәләп эшләү генә көтелгән нәтиҗәне бирер. Атна премиягә, отышлы сатып-алуларга бай булыр. Шәхси тормышта зур үзгәрешләр көтелми. 


ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр сәламәтлеген ныгту белән мәшгуль. Дәвалану курслары, массаң һәм физкультура, профилактик чаралар, дөрес сайланылган диета һәм биовитаминнар файда итми калмас. Иммунитетның ныгуы кәефегезгә дә яхшы тәэсир итәр.  Моннан тыш ачык һавада йөрергә, кояш ваннасы кабул итәргә онытмагыз. 


ЧАЯН (24.10-22.11)нарга үзләрен кулга алып, ялкаулыкны җиңеп, эшкә керешергә киңәш итә йолдызлар. Иң элек ашыгыч, тизрәк кирәк булган мәсьәләләрне хәл итәргә тырышыгыз. Аннан калганнарына тотыну уңышлырак булыр. Вакыт бар дип сузмагыз, калган эшкә кар ява дигәнне истән чыгармагыз. Ашыгып эшләгәнче җентекләп эшләү күпкә отышлырак.


УКЧЫ (23.11-21.12)ларга берүк күз тимәсен. Пунктуальлек, гадел эш итә белү, һәр нәрсәне инә күзеннән үткәрү һәркем кулыннан килә торган эш түгел. Сез үзегезнең эш урынында иң кадерле, алмаштырмаслык хезмәткәр. Шуңа күрә курыкмыйча җитәкчегездән хезмәт хакын арттыруны таләп итә аласыз. Гозерегезне кире какмас.


КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр бу атнада шәхси тормышны камилләштерергә тырышыр. Мәхәббәт гармониясен табу өчен кайбер начар гадәтләрдән арыну кирәк булыр. Ялгызлар үз парларын табып, гаилә корыр. Бәби алып кайту һәм үстерү мөнәсәбәтләрне  яңа баскычка күтәрер. Атна ахырына кунаклар көтегез.


СУКОЯР (19.01-18.02)лар эшмәкәрлек, маркетинг белән шөгыльләнер. Моның өчен сездән кеше белән аралаша белү, активлык күрсәтү сорала. Яхшы команда җыйгач та эшчәнлекне туктатмау кулайрак. Проблема туган очракта ике як өчен дә файдалы итеп хәл итә алырга өйрәнегез. Югыйсә башланган эшегез тиз туктап калырга мөмкин. 


БАЛЫК (19.02-20.03)ларның сәламәтлеге какшаган. Җилдә йөрергә киңәш ителми. Сидек куыгы, бөер тирәсе ялкынсынуы ихтимал. Инфекция йоктырасыгыз килмәсә киенеп йөрегез, витаминнар эчегез. Табибка күренү дә комачау итмәс. Кәефегезне төшермәс өчен якыннарыгыз мәхәббәтенә таяна аласыз. Стресслар файдага түгел.


Магнитлы көннәр көтелми

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев