Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга яңа атнага йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (06.05 —12.06.05)

КУЧКАР (21.03-20.04)лар Әллә ниләр вәгъдә итә бу атна. Суынган
мөнәсәбәтләрне җайлап җибәрү мөмкинлеге тора. Планеталарның тезелеше
тәвәккәллеккә этәрә. Эшләрне ахырына җиткерү өчен кулай чор. Шәхси тормышта
инициативаны үз кулыгызга алырга кирәк.


ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар Финанс ягын җайлар өчен яңа мөмкинлекләр
барлыкка килер. Эштә кәгазьләрне тәртипкә китерергә кирәк. Тормышыгызда
яңалыклар күп булыр. Ләкин уйламыйча гамәл кылудан сак булыгыз.
Импульсивлык сезгә зыянлы.


ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр Һөнәри үсеш чоры. Тормышка актив карашыгыз
мөмкинлекләрегезне барларга булышачак. Алдыгызда – яңа офыклар ачыла,
файдаланып калыгыз. Белемне күтәрү өстендә эшләү карьера үсеәенә китерә
ала.
КЫСЛА (22.06-22.07) лар атнаның беренче яртысы – идеяләрне һәм яңа
проектларны тормышка ашыру өчен менә дигән вакыт. Яңа эшкә керешәсез икән,
уңышлы тәмамланачак. Сизгерлегегез искиткеч: чынны ялганнан шундук
аерырсыз.


АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар Атнаның беренче яртысында һәр адымыгызны уйлап
эшләү киңәш ителә. Акча мәсьәләләрен хәл итү өчен уңай атна. Күп эшне
мөстәкыйль хәл итәргә туры килә, беркемнән ярдәм көтмисез.


КЫЗ (23.08-22.09)лар Илһамлы вакыт. Сез иҗади дулкында. Эшегездән,
аралашулардан, мөнәсәбәтләрдән тәм табарсыз. Кайдадыр тәвәккәллек кирәк
булыр, курыкмагыз, уңыш сезнең якта. Командировкага китүчеләрнең дә юлы
уңачак.


ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр Моңарчы бозылган араларны җайлау, мөнәсәбәтләрне
яңарту өчен яхшы чор. Төп коралыгыз – башкаларны ышандыру сәләтегез.
Төгәллеккә омтылыгыз, уңышка ирешү өчен шушы сыйфат мөһим.


ЧАЯН (24.10-22.11)нар Яңача уйлау, яңача эшләү сәләтегез ачылачак. Ай
башында ук эшегезнең нәтиҗәләрен тоярсыз. Алдыгызда яңа мөмкинлекләр тора.
Сезгә чынлыкта ни теләвегезне генә ачыкларга кирәк. Шәхси тормышыгызга
үзгәрешләр кертергә телисез икән, җаваплылыкка әзер булыгыз.


УКЧЫ (23.11-21.12)лар Яңа идея белән янарсыз. Кызыгы шунда: аны тиз арада
тормышка ашыру юллары күренер. Яраткан кешегезне тыңларга,юл куярга
өйрәнегез. Тормышыгызда куанычлы яңалык көтелә. Бу ай моңарчы күрелмәгән
уңыш вәгъдә итә.


КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр Яңа идея белән янарсыз. Кызыгы шунда: аны тиз
арада тормышка ашыру юллары күренер. Тормышыгызда куанычлы яңалык
көтелә. Бу ай моңарчы күрелмәгән уңыш вәгъдә итә.

СУКОЯР (19.01-18.02) лар Тормышның бар өлкәсендә үсеш көтелә: эштә дә,
гаилә дә, керемнәрдә дә... Аралашучанлыгыгыз, кешеләргә дустанә
мөнәсәбәтегез – иң зур ярдәмчегез. Моңарчы чишелеше юк сыман тоелган
мәсьәләләр дә уңай хәл ителер.


БАЛЫК (19.02-20.03)лар Тыныч чор көтелә. Алай да күбрәк эш белән узар ул.
Айның икенче яртысы планнар кору, аларны тормышка ашыру өчен яхшы вакыт.
Бердәнбер кыенлык – яңа планнарның юклыгы гына булырга мөмкин. Буш
вакытыгызны үзегезгә багышлагыз.

фото:пиксабай.ком

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев