Лениногорскилыларга сулыклар янында сак булырга киңәш итәләр
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга сулыклар янында сак булырга киңәш итәләр

Кызу көннәр җитте, халык сулыклар янына ашыга.

Лениногорск буенча гадәттән тыш хәлләр идарәсе сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. Менә кайбер кагыйдәләр:
-    Җәй көнне әти-әни тарафыннан контроль көчәйтелергә тиеш.
-    Сулыкка бара икән, бала төп кагыйдәләрне белергә тиеш.
-Балагыз су коенганда аңардан күзегезне алмагыз.
-Балалар белән алар өчен махсус җиһазландырылган урында гына коенырга кирәк.
- Су кергәндә ялгыш авызына су  капмасын.
Иң мөһиме: күңелсезлек булмасын дисәгез, балаларны су коенырга үзләрен генә җибәрмәгез. 


Лениногорск буенча гадәттән тыш хәлләр идарәсе

фото:kitubijca.livejournal.com
 


Нет комментариев