Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга яңа эш атнасына Йолдызнамә

11-24 мартка йолдызлар фаразы

КУЧКАР (21.03-20.04)лар шау-шулы чараларда катнашмау яхшырак. Эштә артыгын сөйләшмәскә тырышыгыз, ялгыш ычкынган сүз дошманнар санын арттыра ала. Алга зур планнар куймагыз, көндәлек мәшәкатьләрегез дә чиктән ашкан. Ялларны якыннарыгыз белән үткәрергә тырышыгыз.


ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар. Танышулар, очрашулар чоры. Дусларгыз белән дә очрашырга вакыт табыгыз. Эштә уңышлы чак,югарырак вазыйфа тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Башкалар сүзенә игътибар итмичә, үз юлыгыз белән алга барыгыз. Сәләтегезне күрсәтү мөмкинлеге дә булачак.


ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр. Сынаулар булачак, хезмәттәшләрегез арасында көндәшлек көчәя. Эш тыгыз, шул ук вакытта өйдәгеләрне дә онытмагыз. Ихлас һәм гади булыгыз. Үзегезгә һәм якыннарыгызга бәйрәм оештырырга киңәш итәбез.


КЫСЛА (22.06-22.07)лар шәхси тормышта бар да яхшы. Күбрәк аралашыгыз, театр, кино, концертларга барырга була. Яңа эш башлау, килешүләр төзү өчен уңайлы вакыт. Яңа проектлар башлау да уңышлы, фикерегезне әйтергә курыкмагыз. Дусларыгыз белән очрашыгыз.


АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар авырлык туганда, эчке сиземләвегезгә таяныгыз. Атна күчемсез милек сатып алу өчен уңайлы. Тышкы кыяфәтегез турында да бөтенләй онытып бетермәгез: килешле киемнәр алыгыз, чәчтарашханәгә барыгыз. Кеиенәр арта, бурычларны кайтару өчен кулай вакыт.


КЫЗ (23.08-22.09)лар гаилә гаилә беренче урында булырга тиеш. Әти-әниләр белән ешрак күрешегез. Ерак туганнарыгызның хәлен белү дә ярый. Низаглардан ерак йөрегез, юк-барга да борчылмаска өйрәнегез. Бурычлардан котылырга тырышыгыз, әҗәткә алмагыз.


ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр яз башы булса да, кәефегез мактанырлык түгел. Гаиләдә мөнәсәбәтләр тормышка күләгә төшерергә тиеш түгел, тиздән барысы да җайланачак. Якыннарыгызны игътибардан мәхрүм итмәгез. Бар да үз көенә барсын, туклану режимын үзгәретегез, актив булыгыз.


ЧАЯН (24.10-22.11)нар шәхси тормышыгыз җайлана, күбрәк аралашыгыз. Матди кыенлык чыкса да, бурычка акча алмаска кирәк. Сер һәм проблемаларны берәүгә дә сөйләмәгез. Йокысызлык борчыса, күбрәк саф һавада йөрергә тырышыгыз. Командировкага чыгучыларның юлы уңа.


УКЧЫ (23.11-21.12)лар өйдә мәшәкатьләр күп. Үзегезне кулда тотыгыз, юк-барга тавыш күтәрмәгез. Бу атнада финанс мәсьәләләре уңышлы хәл ителәчәк. Ял итегез, күңел ачыгыз. Эштә үсеш көтелә. Сез хәзер максатка ирешүгә бик якын. Спорт белән шөгыльләнегез.


КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр бәхет үзегезнең кулда,аны яулый һәм кулда тота белергә кирәк. Уңышка ирешәсегез килсә,активрак булыгыз. Җәйге ялны планлаштыра башласагыз була Сезгә кояш һәм диңгез кирәк. Сәламәтлегезгә игьтибарыгызны арттырыгыз.


СУКОЯР (19.01-18.02)лар экуарлык белән шөгыльләнүчеләр, үз эшен булдыручылар өчен уңышлы вакыт. Өйгә җиһаз яки зур әйберләр сатып алу җае чыга. Хезмәт хакын арттырулары ихтимал.Эштә үзегезне мактарга оялмагыз.

БАЛЫК (19.02-20.03)лар тышкы кыяфәтегезне матурлагыз, килешле киемнәр сатып алыгыз. Болар кәефне күтәрә, шәхси тормышны җайларга ярдәм итә. Җитди карарлар кабул итәргә ашыкмагыз. Ялгышу куркынычы бар.

 

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев