Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга яңа эш атнасына йолдызлар фаразы

30 июль — 5 август

КУЧКАР (21.03-20.04)ларга бу атнада стресслы ситуациядән качып калырга мөмкин булмас. Әгәр үзегезне кулда тота алсагыз, эмоцияләрне контрольдә тотсагыз барлык проблемаларны да җиңеп чыгарсыз. Тәвәккәл адым ясаудан курыкмагыз. Мөһим карарлар кабул иткәндә һәм эшлекле кәгазьләр, документлар белән эш иткәндә аеруча да игътибарлы булу таләп ителә. 


ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга активлык сәләтен үстерергә киңәш итә йолдызлар. Җыелган начар негатив уйлардан арыну, тузган әйберләрне ташлау яңа тормышка бер адым. Проблемаларны тиз түгел, ә тиешенчә җиренә җиткереп хәл итү отышлырак булыр. Һәр эшне ахыргача тырышып эшләсәгез уңыш һичшиксез елмаер.  


ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләрнең кәефе тотрыксыз булыр дип фаразлый йолдызлар. Теләп башлаган эш тә кәефегез китеп бозылырга мөмкин. Тик артык эмоцияләргә бирелмәү яхшырак. Акыл белән эш итәргә тырышыгыз. Ашыгыч карарлар кабул итүдән тыелып торыгыз. Югыйсә якыннарыгыз белән мөнәсәбәтләр бозылуы мөмкин.


КЫСЛА (22.06-22.07)ларның хезмәттәшләре арасында абруе төшәргә мөмкин. Ә барысына да горурлык һәм юл куя белмәү генә сәбәпче. Киредән хөрмәтне яулау бик авырга туры килер. Гаиләгә килгәндә, бар да элеккечә: һәркем үзе өчен генә яши. Бердәм булырга өйрәнмәсәгез, гаилә таралырга да мөмкин. Барысы да сездән тора. 


АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар кылынган яхшылык та начарлык та бумеранг сыман кире үзеңә әйләнеп кайтуы хакында белми бугай. Белсә якын-тирәдәгеләргә карата итагатьлерәк булыр иде. Терсәк якын, тешләп булмый дигән мәкальне истән чыгармаска киңәш ителә. Сүзегезне үлчәп сөйләгез. Якыннарыгыз сезнең ярдәмгә мохтаҗ.


КЫЗ (23.08-22.09)лар соңгы арада тавыш чыгаруны гадәткә кертте бугай. Чир китә, гадәт кала диләр. Болай барса тирә ягыгызда сөйгәнегез генә түгел, хәтта дуслар да калырга теләмәс. Үпкәне онытырга, кичерергә өйрәнегез. Югыйсә ялгыз калуыгыз ихтимал. Атна ахырын үзегезгә багышлагыз. Спа процедурасы алу яки матурлык салонына бару комачау итмәс.


ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр берәрсе белән әйткәләшкән булса, бу атна нәкъ тә менә дуслашу өчен яхшы булачак дип вәгъдә итә йолдызлар фаразы. Җомга кичен гаиләгезгә, аеруча сөйгәнегезгә багышлагыз. Романтик аш, көтелмәгән сюрприз, һич булмаса чәчәк бәйләме булса да бүләк итү араларны тагын да ныгытыр, сүнеп барган хисләргә җан өрер. 


ЧАЯН (24.10-22.11)нарга әлеге атнада берьялгызы калу катгый тыела. Дусларны кунакка чакырыгыз яисә үзегез барыгыз. Бергәләп күңел ачу, кино яисә театрга бару депрессиядән коткарыр. Атна ахырына сәламәтлекне кайгыртырга киңәш ителә. Табибка күренү күңелсезлекләрдән коткарыр һәм хроник авыруларны дәваларга ярдәм итәр. 


УКЧЫ (23.11-21.12)лардан әлеге атна аек акыл белән эш итүне таләп итә. Пассив ял һәм ялкаулык сезнең өчен түгел. Ачык һавада спорт белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт. Һәр нәрсәне дә йөрәгегезгә якын алмагыз. Барлык чир дә нерв киеренкелегеннән икәнен онытмау хәерлерәк. Сабыр булырга өйрәнегез. 


КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр өчен иң уңышлы көн – атнаның икенче көне. Нинди өлкәдә эшләүгә карамастан бу көн сезнең өчен. Ялкауланып ятмагыз, мөмкинлектән файдаланып калыгыз. Мондый мөмкинлек әллә нигә бер генә бирелә. Якыннарыгызга, туганныргызга карата игътибарлы булыгыз. 


СУКОЯР (19.01-18.02)ларга мөһим карарлар кабул итүдән тыелып торырга туры килмәгәе. Югыйсә бер ялгышның бик озак үзен белгертеп торуы мөмкин. Бу атнада яңа эш башларга кирәкмәс. Барыбер уңышсыз булыр. Сулыш алу гимнастикасы һәм медитация күңел төшенкелегеннән коткарыр. Уйларны тәртипкә китерү, үтелгән гомер юлына нәтиҗә ясау урынлы булыр.


БАЛЫК (19.02-20.03)ларны тау кадәрле эш көтә. Хәтта кичләрен дә эш белән мәшгуль булырсыз. Атна ахырына тырышлык бушка китмәс, табыш та алырсыз, эш күләме дә кимер. Дус-ишләрегез белән эч серләрегезне бүлешәсегез килер. Тик бу адымга бармавыгыз яхшырак. Чөнки сер башкаларга да таралырга һәм күңелсезлекләр туарга мөмкин.


Магнитлы көннәр 
2,3 август

фото: pixabay

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев