1 майга лениногорскилыларның торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен 133 миллион бурычы җыелган
Аның төп сәбәбе торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләре һәм суд приставларының бурычларны кайтарту буенча тиешенчә эшләмәве, дигән фикергә килделәр Район башлыгы Рәгать Хөсәенов кабинетында үткән киңәшмәдә.
Анда торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчеләре, вәкилләре катнашты. Бурычларны кайтару буенча ТКХ предприятиесе һәм суд приставлары тарафыннан даими эш алып барылырга тиеш, дигән карарга килделәр.
Лениногорск районы мэриясе матбугат хезмәте
Нет комментариев