Лениногорскиның 66нчы янгын сүндерү бүлегенә яңа янгын сүндерү техникасы кайтты.
Машина ачкычын бүлек җитәкчесе Андрей Ненадка Казанда узган тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Яңа КАМАЗ янгын сүндерү машинасы 8 куб суны сыйдыра ала. Моңарчы бүлектә булган машиналардагы су күләме 3 куб тирәсе генә булган. Яңа техниканың төрле юллардан үтә алу мөмкинлеге дә зуррак. Димәк, янгын чыга калса, кирәкле урынга барып җитү дә күпкә тизрәк башкарылачак.
Фото: https://tatar-inform.tatar/
Нет комментариев