Лениногорскиның өч авыл җирлеге яңа автомобильле булды
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның өч авыл җирлеге яңа автомобильле булды

Республикада муниципаль берәмлекләр арасында узган бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Җиңүчеләргә район ихтыяҗлары өчен 93 яңа җиңел автомобиль, ә шәһәр округларына җиде микроавтобус тапшырылды.

Бүләкләү 6 ноябрь көнне  Татарстан Конституциясе көнендә, Казанда, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

Лениногорск районының өч авыл җирлеге: Тимәш, Федотовка, Мордва Кармалка авыл җирлекләре яңа "Шевроле Нива" автомобиленә ия булды.

Татарстан муниципаль берәмлекләре арасындагы республика смотр-бәйгесе муниципаль берәмлекләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм авыл, шәһәр җирлекләрендә халыкның тормыш сыйфатын яхшырту максатыннан 2010 елдан башлап ел саен үткәрелә.

фото: https://president.tatarstan.ru/pressa/photoreports/photoreport/7712459.htm


Нет комментариев