Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның ике тыл хезмәтчәне Президенттан котлау хаты алды

Бүген Лениногорскида яшәүче тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветераны толы Нина Павловна Шамина һәм тыл хезмәтчәне Салиха Зәки кызы Хәсәншинага - 90 яшь!

Тыл ветераннарын юбилейлары белән котларга шәһәр башлыгы урныбасары Гөлфирә Рафикова, ТОС вәкилләре, эш урыннарыннан килгәннәр  иде.

Нина Павловна Шалина тумышы белән Кама-тамагыннан. Безнең якларга 1952 елда гаиләсе белән күченеп килә. Гомер бу ательеда тегүче булып эшли. 

Бүген Нина Павловна  кызы Любовь тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши. Өч балага кадерле әни ,алты оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар.

Салиха Зәки кызы Хәсәншина тумышы белән Югары Чыршылы авылыннан. Тормыш иптәше Минсәгыйть абый белән гомер итүләренә 67 ел. Аларның өч балалары, 7 оныклары һәм 12 оныкчылары бар. 

Утыз алты ел балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән Салиха әбине котларга №6нчы, 31нче балалар бакчасыннан Римма Сәләхова, Ралия Хәсәнова  килгәннәр иде.

Бу көнне кунаклар юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды, тыныч картлык, имин көннәр, бәхет-шатлык, сәламәтлек теләделәр.

Текст һәм фотолар авторы Зилә Мөдәррисова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев