Лениногорскиның хезмәт ветераны янына "Тимур һәм аның командасы" килде
"Логос" балаларга һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм күрсәтү үзәге белгече Диләрә Мортазина һәм үзәк волонтерлары: Тимошкин Никита, Елецкий Николай, Клинжев Артур хезмәт ветераны Сәлманов Илдус Галимҗан улына бардылар.
Яшүсмерләр бабайның йорт яны территориясен кардан чистартуда булыштылар.
Илдус Галимҗан улы 1931 елда районның Карагай авылында туа. Әтисенең сәламәтлеге начар булган, әнисе көн-төн колхозда эшли. Җиде яшеннән Илдус Галимҗанович та колхозда эшли башлый. "Тормыш авыр булды һәм күпне күрдек", дип сөйли ул.
Соңрак Үзбәкстанга китә, анда юл участогында механик булып эшли. Кырык ел шунда яшәгән, аннан Лениногорскка әйләнеп кайткан.
Шәһәрдә йорт төзегән, Водоканалда эшләгән, хатыны белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр.
Илдус Галимҗановичка сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер телибез.
"Логос" үзәге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев