Шәһәребезнең “Ровесник” яшүсмерләр клубы активистларының катнашма командасы Илдус Камалов җитәкчелегендә Сосновый Борда узган "Калейдоскоп" республика фестивалендә катнашып кайттылар.
Лениногорскилылар республикабызның башка район һәм шәһәрләреннән килгән егет-кызлар белән танышып, яңа дуслар таптылар. Төрле конкурсларда, викториналарда катнашып, районыбызга җиңүчеләр буларак кайттылар.
“Ровесник”лыларны чираттагы җиңүләре белән ихластан котлап, киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар телибез.
фото: "Ровесник" клубы тарафыннан бирелде
Нет комментариев