Лениногорскиның 11нче гимназия укучылары Мәдәният сараенда концерт куйды (фотолар)
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның 11нче гимназия укучылары Мәдәният сараенда концерт куйды (фотолар)

"Гүзәл гөлләрдән дә гүзәл безнең балачак" исемле концертны тамашачы бик җылы кабул итте. Шәһәребездәге бердәнбер татар гимназиясе талантларга искиткеч бай икән. Бүген үзенең уңышлары белән сәхнәгә "Сәйлән" фольклор ансамбле, "Дуслык" бию төркеме чыкты, "Айсылу" балалар театры чыгышлары тамашачылар күңеленә аеруча да хуш килде. Татар телен үстерүдә зур өлеш керткәне өчен...

"Гүзәл гөлләрдән дә гүзәл безнең балачак" исемле концертны тамашачы бик җылы кабул итте.

Шәһәребездәге бердәнбер татар гимназиясе талантларга искиткеч бай икән.

Бүген үзенең уңышлары белән сәхнәгә "Сәйлән" фольклор ансамбле, "Дуслык" бию төркеме чыкты, "Айсылу" балалар театры чыгышлары тамашачылар күңеленә аеруча да хуш килде.
Татар телен үстерүдә зур өлеш керткәне өчен 11нче гимназия директоры Флёра Хәйбрахмановага һәм өстәмә белем бирү педагогы "Айсылу" балалар театры җитәкчесе Зөмәрә Шәрәповага Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Зилә Мөдәрисова фотолары

Нет комментариев