Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның 7нче мәктәбе “Куркынычсыз тәгәрмәч” конкурсының муниципаль этабында җиңү яулады

Шул уңайдан аларны котларга килделәр.

“Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Зөлфия Рахманова һәм Лениногорск районы буенча дәүләт автоинспекциясе начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Елена Никитина мәктәпкә килеп, 7нче мәктәп коллективына “Куркынычсыз тәгәрмәч-2023” конкурсының муниципаль этабында беренче урын яулаган өчен бүләк тапшырдылар. Каникул вакыты булганлыктан, бүләкне директор Ольга Тышкога бирделәр.

Ул рәхмәт белдерде һәм мәктәптә балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча һәм юлларда имин йөрү буенча актив эш дәвам ителәчәген әйтте. Мәктәп бүгенге көндә дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән тыгыз хезмәттәшлек алып бара.

 

Фото 7нче мәктәптән

https://leninogorsk-rt.ru/news/novostnaya-lenta/skola-7-leninogorska-zavoevala-1-mesto-v-municipalnom-konkurse-bezopasnoe-koleso

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев