Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Өлфәт абый белән Гөлсинә апа Мортазиннар гаиләсе

Сарабикколга баргач, авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Гаделшина авылның уңган-булган, йорт тирәсен гөлт итеп тотучы, авыл үсешенә өлеш кертүче гаиләләр янына алып барды. 46 ел бергә торучы Өлфәт абый белән Гөлсинә апа Моразиннар бер-берсенә елмаешып кына торалар. Гаилә башлыгы 2002-2009 елларда җирле үзидарә рәисе булып эшләгәнлектән, хәзер Гүзәлия Гаделшинага киңәшләре, гамәлләре...

Сарабикколга баргач, авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Гаделшина авылның уңган-булган, йорт тирәсен гөлт итеп тотучы, авыл үсешенә өлеш кертүче гаиләләр янына алып барды.


46 ел бергә торучы Өлфәт абый белән Гөлсинә апа Моразиннар бер-берсенә елмаешып кына торалар. Гаилә башлыгы 2002-2009 елларда җирле үзидарә рәисе булып эшләгәнлектән, хәзер Гүзәлия Гаделшинага киңәшләре, гамәлләре белән ярдәм итеп тора икән. Мәсәлән, мәчетнең эчен-тышын тышлатуда, су кертүдә, зиратны төзекләндерүгә булышкан.

Гөлсинә апа озак еллар «Татнефтебитум»да хезмәт иткән. Игелекле ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Шулай дим, чөнки Фәрит белән Фәнил әти-әнисенең йортын карап-төзекләндереп торудан тыш, авыл үсешенә зур өлеш кертәләр, «Без нинди ярдәм күрсәтә алабыз» дип кенә торалар икән. Фәнилнең Яр Чаллыда пластик тәрәзә ясау буенча үз бизнесы булганлыктан, авыл мәчетенә дә заманча тәрәзәләр куйдырткан. Әби белән бабайның биш оныгы (өч малай, ике кыз) алар өчен куаныч-шатлык кына.

Розалия Мостафина,
автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мортазиннар