Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лилия Галимова: Татарстан Президенты ташламалы ипотеканы озайту мәсьәләсен күтәрәчәк

Россия Дәүләт Советы президиумы комиссиясенең якындагы утырышында әлеге мәсьәлә хакында фикер алышачаклар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советы президиумы комиссиясенең чираттагы утырышында Россиядә ташламалы ипотеканы озайту мәсьәләсен кузгатачак.

«ТР Президенты Дәүләт Советы президиумы комиссиясен җитәкли һәм ташламалы ипотеканы озайту турындагы мәсьәләне дә, башка проблемаларны да кузгата. Россиядәге барлык төбәкләрнең мәнфәгатьләре тикшереләчәк алдагы утырышның көн тәртибенә дә әлеге мәсьәлә кертелер дип уйлыйм», - диде ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта.

Рөстәм Миңнеханов март аенда узган матбугат конференциясендә бу мәсьәлә буенча үз позициясен белдерде инде. Ул программаны озайту кирәклеген искәртте, шулай ук ставканы киметү мөмкинлеге турында үз фикерен әйтте, дип билгеләп үтте Галимова.

Моңа кадәр ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга яңа төзелә торган йортларда  ташламалы ипотека  программасын озайту үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде. 

 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев