Марьям Миннегуловадан майонезлы кабачки икрасы
Без шуңа өстенлек бирәбез, ди ул.
3 кг кабачкины мясорубкадан үткәрәбез,100 гр көнбагыш мае,250 гр томат пастасы,250 гр майонез,150 гр песок(6 аш калагы дигән сүз) чәй калагы тоз, ярты чәй калагы төелгән кызыл борыч салып,барысын бергә болгатып кайнатырга куябыз.
Сәгать ярым кайнагач 1 баш сарымсакны үткәреп салып, тагын 10 минут кайнатабыз да 2-3 чәй калагы 70% уксус кислотасы салып ябып куябыз. Алты банка ярты литрлы чыга.
Чыганак:http://Марьям Миннегулова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев