Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәгариф һәм фән министрлыгы балалар бакчасына чиратны ничек күзәтергә икәнен аңлатты

Дәүләт хезмәтләре порталында онлайн-күзәтеп тору функциясе югалганнан соң ата-аналардан күпсанлы мөрәҗәгатьләр килгән.

Шул сәбәпле, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы балалар бакчасына чиратны ничек белергә икәнен аңлатты.

«Ата-аналарның Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша элек биргән гаризаларның барысы да „Электрон балалар бакчасы“ автоматлаштырылган мәгълүмат системасында сакланган һәм комплектлау көнен көтә», — диелә министрлыкның рәсми сайтында бастырылган хәбәрдә.

«Ата-аналар гариза буенча чиратны бары тик үз муниципаль районы исемлегендә һәм комплектлау көнендә генә күрә ала. Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында гариза бирелгәннән соң түбәндәге статуслар барлыкка килә: «Гариза килде», «Гариза карауга кабул ителде», «Мәгълүматларны раслау», «Гариза каралды».

Әгәр ата-аналарның шәхси кабинетта статусы турында мәгълүмат бар икән, гариза дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән очракта аларны күзәтергә мөмкин. Әгәр гариза мәгариф бүлеге, күп функцияле үзәк яисә Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән булса, дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында алдан бирелгән гаризаларга язылу мөмкинлеге бар.

Барлык сораулар буенча ата-аналар шулай ук Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының кайнар элемтә телефоны (8(843)294-95-08) буенча мәктәпкәчә белем бирү бүлегенә мөрәҗәгать итә ала.

 

https://tatar-inform.tatar/news/science/02-02-2022/m-garif-m-f-n-ministrlygy-balalar-bakchasyna-chiratny-nichek-k-z-terg-ik-nen-a-latty-5848497

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев