Миңнеханов Covid-19 очраклары арту фонында планлы медицина ярдәмен сакларга кушты
Татарстан Республикасында 1200 резерв урын әзерләнгән, аларны кирәк булган саен оператив рәвештә җәелдерергә мөмкин.
Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны артуга да карамастан, медицина учреждениеләре агымдагы эшчәнлеген сакларга тиеш. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.
«Яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле вазгыять киеренке булса да, контрольдә тотарлык. Планлы эшчәнлекне саклап, хастаханәләрдә пациентларны тиешле сандагы урыннар белән тәэмин итәргә кирәк», - дигән йөкләмә бирде ТР Президенты.
ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков республика хастаханәләрендә коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар өчен 1,2 мең резерв урын әзерләнүен әйтте.
Рөстәм Миңнеханов медицина хезмәткәрләрен дарулар һәм шәхси саклану чаралары белән тәэмин итүнең әһәмиятенә игътибар юнәлтте. «Дарулар җитәрлек булырга тиеш. Медицина хезмәткәрләрен саклану чаралары белән тәэмин итү мөһим», - дип искәртте республика Президенты.
Киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов шулай ук волонтерлар эше белән дә кызыксынды. Ул яңа коронавирус инфекциясенә тиз бирешә торган өлкән яшьтәге кешеләргә волонтерлык ярдәме күрсәтүнең әһәмиятен билгеләп үтте. Президентка волонтерлык пунктларының үз эшен дәвам итүен әйттеләр. Җәмәгатьчелеккә медицина ярдәме сорап кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында кабат искәртергә кирәк, дигән йөкләмә бирде Рөстәм Миңнеханов.
https://tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев