Минзәләдә ике парашютчы һәлак булган
ЯҢАЛЫКЛАР

Минзәләдә ике парашютчы һәлак булган

(Казан, 20 май, "Татар-информ"). Минзәләдә ике парашютчы егылып һәлак булган, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ”га фаҗигале хәл шаһитлары. Кичә кич район аэроклубында спортчылар парашют белән сикерү күнегүләре үткәргән. Кайсыдыр бер мизгелдә ике парашют һавада бер-берсе белән буталышкан һәм җиргә егылып төшкән.

Ит-атларның берсе “Ашыгыч ярдәм” машинасында үлгән, икенчесе – район хастаханәсендә яшәүдән туктаган.
Әлеге фаҗигале хәл белән яхшы таныш кешенең сүзләренчә, ир-атларның берсенә – 34, икенчесенә 48 яшь булган.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/05/20/164319/


Нет комментариев