Әмир Камалиев (Аманулла) вафат
ЯҢАЛЫКЛАР

Әмир Камалиев (Аманулла) вафат

Кайгылы хәбәр.

"Матбугат.ру"га билгеле булганча, танылган артист, драматург, язучы Аманулла псевдонимы белән иҗат итүче Әмир Камалиев якты дөньядан киткән. Үлеменең сәбәпләре әйтелми. Татарның танылган шәхесе белән хушлашу кайда һәм кайчан булачак - өстәмә хәбәр итәрбез.

Якыннары һәм туганнарының тирән кайгыларын уртаклашабыз...

Белешмә: Әмир Камалиев 1960 елның 29 маенда Татарстанның Апас районы Шыгай авылында туган. 1996 елдан башлап Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы иде. Актер, драматург, прозаик.   

http://matbugat.ru/news/?id=25774


Нет комментариев